Ришат Төхвәтуллин тамашачыларына ялган мәгълүмат таратуда гаепләнә
«Тыңлачы, сандугач» җыры куптарган шау-шу хаман да тынмый. Ришат Төхвәтуллин «Болгар радиосы»ның «Сәхнәдәш» тапшыруында кунакта булганда «Тыңлачы, сандугач» җырын мин бер генә түгел, мин генә дә түге...
«Тыңлачы, сандугач» җыры куптарган шау-шу хаман да тынмый.
Ришат Төхвәтуллин «Болгар радиосы»ның «Сәхнәдәш» тапшыруында кунакта булганда «Тыңлачы, сандугач» җырын мин бер генә түгел, мин генә дә түгел, кем генә сорамады инде Рифат абыйдан. Беренче килгәндә җырның бәясе 3 млн.га төште. Шул 3млн.ны түләсәң – җыр синеке була, диделәр. Җырның сүзләре Рифат Фәттаховта, көе – миндә. Бу җырны беркем дә җырлый алмый да һәм тыңлый алмый да. Әлбәттә, мин андый бәягә ул җырны алалмыйм һәм алмыйм да. Чөнки бу җырны мине җырлаудан тыю түгел, ә халыкны бу җырны тыңлаудан тыю максат Рифат Фәттаховның», дип әйткән.
Бу хакта Рифат Фәттахов үзенең инстаграмында язып чыкты. Ришатның бу сүзләренә каршы ул «Тулы җаваплылык белән әйтәм: Ришат Төхвәтуллинның һәр сүзе ‒ чеп-чи ялган. 3 млн. сум турында сөйләшүнең беркайчан да, беркайда да, беркем белән дә булганы юк. 2016 елның январендә без бу җырга хокукларны аерым бер юридик затка тапшырдык. Һәм шуннан соң «Тыңлачы, сандугач»ка бәйле бөтен бәхәсләрне (шул исәптән – суд аша да) Ришат Төхвәтуллин белән без түгел, ә шул юридик зат алып бара. Боларны бит Ришат Төхвәтуллин бик яхшы белә. Белә, әмма шуңа карамастан ачыктан-ачык алдый. Шулай итеп, ул миңа пычрак атып, яла ягып кына калмый, ә «Болгар радиосы»н да уңайсыз хәлгә куя, иң мөһиме – тыңлаучыларга, ягъни үзенең тамашачыларына дөрес булмаган мәгълүмат тарата», дип җавап бирде.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк