Ришат Төхвәтуллин: Татар моңыннан баш тартсак, хыянәтче булачакбыз
Артист фикеренчә, татар халык җырларын башкару - татар җырчысының милләт каршындагы бурычы. Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллин татар җырчысы халык җырларын башкарырга тиеш, моңлы җыр...
Артист фикеренчә, татар халык җырларын башкару - татар җырчысының милләт каршындагы бурычы.
Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллин татар җырчысы халык җырларын башкарырга тиеш, моңлы җырлардан баш тарту - илгә һәм халыкка хыянәт буларак бәяләнерлек күренеш дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында әйтте.
«Элек-электән калган традицияләребезне, җырларыбызны, көйләребезне Илһам абыйлар - өлкән буын артистларыбыз саклап калган, урта буын җырчыларыбызга тапшырган, алары яшь буын җырчыларына җиткергән. Без - яшь җырчылар моннан баш тартабыз икән, үзебезнең илнең хыянәтчеләре булып чыгабыз», - диде ул.
Ришат Төхвәтуллин үзен татар халык җырларын башкаруда гаепләүчеләр дә булуын әйтте. Ул бу гаепләүләрне урынсыз дип саный.
«Миңа концертларда «и-и, Ришат син сузасың да, гел халык җырларын җырлыйсың» дип әйтүчеләр бар. Мин аны аңлап җырлыйм. Ни өчен - чөнки үзебезнең милләтнең киләчәге өчен кайгырам», - ди Ришат Төхвәтуллин. Җырчы фикеренчә, татар халык җырларын башкару - татар җырчысының милләт каршындагы бурычы.
«Мин бит рус булып тумаган, мин татар булып туган бит. Тиктомалга алай булып тумаганбыз бит. Гореф-гадәтләребезне саклап кала алмасак, ул дөрес булмый. Һәрбер җырчының максаты булырга тиеш. Халык җыры ни өчен? Син аны җырларга тиеш. Син үзеңнең телеңне, үзеңнең кем икәнеңне пропагандалауга өлешеңне кертергә тиешсең», - ди җырчы.
Фото @rishat_tuhvatullin
Рәмис Латыйпов
Бу хакта тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк