Ришат Төхвәтуллиннан акчалата бүләк
Ришат Төхвәтуллин да инстаграмын җанландырып алырга булган. Ул сәләтле, креатив, җырга осталыгы булган кешеләр эзли. 2 апрельдән 15енә кадәр ул «Сагынам» җырына челлендж уздыра. 5 иң яхшы видеоны ул ү...
Ришат Төхвәтуллин да инстаграмын җанландырып алырга булган. Ул сәләтле, креатив, җырга осталыгы булган кешеләр эзли. 2 апрельдән 15енә кадәр ул «Сагынам» җырына челлендж уздыра. 5 иң яхшы видеоны ул үзенең инстаграм аккаунтында урнаштырачак. Иң кызыгы, җиңүче кешегә 10 000 сум биреләчәк. «Кадерле дуслар! Сезнең арагызда сәләтле, креатив кешеләр күп булуына шигем юк! 2 апрельдән 15енә кадәр «Сагынам» җырына челлендж үткәреп алыйк әле! 5 иң яхшы видеоны үземнең сәхифәмә эләчәкмен, ә җиңүче 10 000 сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булачак Видеоны #ртчеллендж һәм #ртсагынам хештеглары белән тамгалагыз. Иҗади уңышлар! Сезнең видеоларыгызны көтеп калам!», дип яза ул.
Катнашыгыз дуслар, бәлки нәкъ менә сез үзегезне Ришат Төхвәтуллинның аккаунтында күрә алырсыз!
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Җиңүчеләр билгеле!
-
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 25 еллыгын билгеләп үтте
-
«Хәрефләр сихерчесе»
-
«ЛУЧ – 2023. Люди, умеющие чувствовать»
-
«Сәхнә» журналын вендинг аппаратлардан эзләгез! (адреслары)
-
«Иң күп укучы төбәк – 2023» бәйгесенә йомгак ясалды
-
«Этнографическая мозаика татарского народа»
-
«Милли мультfest»
Комментарий юк