Логотип
Хәбәрләр

Ришат Төхвәтуллинның интервьюсын бастырган журнал Рифат Фәттаховтан гафу үтенде

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Уфада чыгучы «Тулпар» татар журналы, моннан бер ел элек басылган язмасының дөреслеген киреп кагып, продюсер Рифат Фәттаховтан гафу үтенде. Сүз җыр...

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Уфада чыгучы «Тулпар» татар журналы, моннан бер ел элек басылган язмасының дөреслеген киреп кагып, продюсер Рифат Фәттаховтан гафу үтенде. Сүз җырчы Ришат Төхвәтуллин белән булган интервью турында бара. Кире кагу сүзләре журналның соңгы номерында басылып чыккан.

Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияты фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов әлеге хәлне “сенсация” дип бәяләде. “Безнең милли мәгълүмат чаралары өчен гадәттән тыш хәл бу!” - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Гафу үтенүле язмада менә мондый юллар бар: «Кире кагу. “Тулпар” журналының 2017 елгы беренче санында җырчы Ришат Төхвәтуллин белән “Сандугач юлы” дигән әңгәмәдә түбәндәге юллар дөреслеккә туры килми: “Минем сыйфатлы микрофонга җырлыйсым, матуррак һәм эчтәлеклерәк җырлар яздырасым, яңа клиплар төшерәсем, тагын да шәбрәк музыкаль аппаратура алдырасым килә башлады. Продюсерга бәйле булгач, үзем генә боларның берсен дә эшли алмадым. Фикерләремне продюсерыма әйтеп карадым каравын. Тик ул, нишләптер, мине аңларга теләмәде. Үсеш булмау, булган мөмкинлекләрдән дә файдаланмау ике арада аңлашылмаучылык тууга китерде дә инде”. Рифат Фәттаховтан һәм укучыларыбыздан гафу үтенәбез».

Мәгълүмат өчен. Моннан бер ел элек «Тулпар» журналында җырчы Ришат Төхвәтуллин белән зур күләмле интервью басылып чыкты. Башка бик күп кенә сораулар белән бергә Ришат Төхвәтуллин элекке продюсеры белән каршылыклары хакында да сөйләгән. Язмадагы фикерләр белән килешмичә, язылганнарны кире кагуны таләп итеп, Рифат Фәттахов «Тулпар» журналына хат яза. Соңрак үзенең эшлекле репутациясен саклау йөзеннән Башкортостан Республикасының Арбитраж cудына мөрәҗәгать итә. Судка бирелгән гаризасында ул журнал тарафыннан таратылган мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен һәм үзенең намусына тап төшерүен, эшлекле репутациясенә зыян китерүен дәлилли.

“Без Ришат сүзләренең дөреслеккә туры килмәвен дәлилләп 52 бит документ тапшырдык”, - диде Рифат Фәттахов.

Суд “Тулпар” журналыннан «таратылган мәгълүматның дөреслеген документаль рәвештә дәллиләүне» таләп итә. Мәхкәмә барышында уздырылган лингвистик экспертиза «Р.Төхвәтуллин интервьюсындагы өзек Р.Ә.Фәттахов хакында дәлилсез, тискәре мәгълүматка ия», дигән нәтиҗә ясый.

Бу хәлдән соң «Тулпар» журналы ике якның килешүен үтенеп мөрәҗәгать итә һәм рәсми төстә продюсердан гафу үтенә. “Бу күңелле вакыйга түгел, әлбәттә. Аны булдырмаска, яисә күз йомарга да мөмкин булыр иде. Ләкин миңа исемем һәм намусым бик кадерле. Шуңа күрә алдауга һәм тупас яла ягуга риза булмыйча, судка мөрәҗәгать итәргә булдым”, - дип аңлатты бу ситуацияне Фәттахов.

“Яшь башкаручыларны игелекле булырга чакырудан мәгънә юк инде. Ә менә хөрмәтле журналистларыбыз иҗади кешеләр, бигрәк тә “йолдыз”лар белән аралашкан вакытта саграк булсыннар иде. Ни генә әйтсәң дә, ялган мәгълүмат тараткан өчен җаваплылыктан берәүне дә азат иткәннәре юк әле. Ярый, безнең очракта хөкем карары йомшак булды, югыйсә мәгълүмат чарасы да, журналистлар да шактый зур матди чыгымнарга дучар ителә ала иде, - диде ул. - Закон нигезендә мәгълүматның дөреслеге өчен шушы мәгълүматны таратучылар, ягъни журналистлар һәм мәгълүмат чаралары үзләре җавап бирә!”

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк