Ришат Төхвәтуллинның концертыннан фоторепортаж
Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның Пирамида концертлар залында искиткеч зәвыклы концерты булып узды. Ни дисәң дә, юбилей концерты барлык таләпләргә җавап бирерлек иде! Җырчы матб...
Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның Пирамида концертлар залында искиткеч зәвыклы концерты булып узды. Ни дисәң дә, юбилей концерты барлык таләпләргә җавап бирерлек иде!
Җырчы матбугат конференциясендә: «Солянка» түгел, ә сыйфатлы концерт булачак, дигән иде. Хак сүз... Сүз генә түгел, ә чыннан да барлык яктан да уйланылган, югары дәрәҗәле концерт булды ул. Афәрин диясе генә кала! Юбилярны хөрмәтләп иҗатташ дуслары да чыгыш ясады. Тулырак әйткәндә, «иҗатташ абыйсы» Филүс Каһиров, Алия Карачурина, Чулпан Йосыпова һәм Бакшкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле катнашты. Бәйрәм концерты татар, башкорт, үзбәк халкы биюләре белән үрелеп, тамашачы күңеленә хуш килде. Алга таба да иҗади уңышлар, җыр чишмәгез беркайчан да саекмасын дигән теләктә калабыз
Фото һәм автор: Г.Ярмиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
БҮГЕН
-
Укыдыгызмы?
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
Комментарий юк