Ришат Төхвәтуллинны котлыйбыз!
Ике республиканың яраткан җырчысы Башкорт егете Ришат Төхвәтуллинның моңлы тавышын кемнәр генә яратмыйдыр? Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше өчен 2018 елның көзендә җырчы Башкортстанның атказанган ар...
Ике республиканың яраткан җырчысы Башкорт егете Ришат Төхвәтуллинның моңлы тавышын кемнәр генә яратмыйдыр?
Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше өчен 2018 елның көзендә җырчы Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Тумышы белән үзе Башкортстаннан булса да, Татарстанда да Ришатның тамашачысы чиксез күп. Артистның иҗатын сөюче милләттәшләребез Ришат Төхвәтуллинга шушы көнгә кадәр Татарстанның атказанган артисты исеме бирелмәүгә бик гаҗәпләнделәр һәм бу шатлыклы вакыйганы зарыгып көттеләр.
Һәм ниһаять, бу көн дә килеп җитте, Ришат Төхвәтуллин Татарстанның атказанган артисты мактаулы исеменә лаек дип табылды!
Чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа казанышлар, сүнмәс илһамлы иҗади дәрт телибез Ришатка.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @rishat_thv
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк