Ришат Төхватуллин нигә елый?
Узган атнада җырчының гаиләсендә сөенечле вакыйга булды: бертуган сеңлесе кияүгә чыкты. Шул көнгә багышлап артист шатлыгыннан инстаграмга пост урнаштырган. Биредә ул бергә үскән балачакларын, кызыклы...
Узган атнада җырчының гаиләсендә сөенечле вакыйга булды: бертуган сеңлесе кияүгә чыкты. Шул көнгә багышлап артист шатлыгыннан инстаграмга пост урнаштырган. Биредә ул бергә үскән балачакларын, кызыклы очракларны искә ала.
Сеңлесе тугач, җырчы җаваплылык хисен тоя башлаган. Айгөлнең туе абыйсына аеруча дулкындыргыч була, шуңа күрә артист шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмый.
«Сеңлемнең тормыш иптәше нинди кеше булыр икән, бәхетләре генә булса иде, дип гел теләп торсам да, аны кияүгә бирү мизгелен күз алдыма да китергәнем булмаган.Айгөлне ап-ак туй күлмәгеннән күргәч, гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым. Бу мизгелдә ниләр кичергәнемне аңлатып та бирерлек түгел. Тормыш юлың туй көнендәгедәй бәхетле үтсә иде, апаем», – дип яза ул.
Җырчының матур һәм җылы сүзләренә кушылып бездә сеңлесен чын күңелдән тәбриклибез!
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @rishat_thv
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк