Ришатка концерт белән килмәскә кушканнар
Үзе яшь, чибәрлеккә чибәр, искиткеч талантлы башкорт егете Ришат Төхвәтуллинны кемнең генә өйләндерәсе килми икән? Безнең халыкта шулай корылган, күрәсең, өйләнер яше җиткән буйдак егетләргә тынычлык...
Үзе яшь, чибәрлеккә чибәр, искиткеч талантлы башкорт егете Ришат Төхвәтуллинны кемнең генә өйләндерәсе килми икән? Безнең халыкта шулай корылган, күрәсең, өйләнер яше җиткән буйдак егетләргә тынычлык юк - һаман «өйлән дә өйлән» дип аптыраталар.
Шулай концерт барышында бер ханым сәхнәгә менеп Ришатка теләкләрен, үз фикерен җиткергән вакытта «Өйләнмәсәң киләсе елга концертка килмә» дип тә өстәгән. Дөрес, гастрольләр барышында җырчы халкы тамашачыларыннан ниләр генә ишетмидер, артык аптырарлык әйбер юк кебек. Шунысы гаҗәп - җырчының әтисе дә улына «Өйләнмәсәң, кайтып йөрмә», - дип әйтә икән. Ришат исә, нишләргә белми – Инстаграмдагы дусларыннан киңәш сорый.
Дөрестән дә, өйләнергә вакыт түгелме, Ришат?
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @rishat_thv
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк