Ришатка ни булган?
Инстадуслары бу кылануыннан бер дә канәгать түгел.
Инстадуслары бу кылануыннан бер дә канәгать түгел.
Аларга җырчының бер сабантуйда биюе ошамаган. Биючеләр болай да күп диләр.
«Бер дә болай тыпырчынмый иде, тыныч кына җырлый иде. Нәрсә булган Ришатка?» – дип аптырашкан инстачылар Ришат Төхвәтулинның биюен күреп.
«Нәрсә булды бу? Аңлап бетермәдем. Җырлый белмәүчеләр сикерсен үрле-кырлы. Ә сез дәрәҗәгезне төшермәгез. Халык сезне ничек бар, шулай ярата»;
«Ришат энем, көең, моңың бар. Яратып тыңлыйбыз. Болай тыпырчына башласаң, күңелебез кайтыр. Матур итеп, сикеренмичә генә җырла берүк»;
«Ришат, сиңа сикерү килешми. Бии белмисең. Хәрәкәтләрең тактка туры килми»;
«Тямай сикерә дип, син дә сикерәсеңме? Син башка җырчы бит, дәрәҗәңне төшермә»;
«Нигә болгыйсың ул аягыңны?» – дип ябырылган халык.
«Абау, саташкан җаннар! Яшь егет колга кебек басып торсынмы? Сузып җырлый торган борынгы җырларга сикерми бит. «Баламишкин»га бер җырчы да «үрә» тормый. Аның әле темпераменты ташып торырга тиеш, ул бит яшь», – дип яклаучылар да булган.
Чыганак: Кызыл таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк