Ришат&Матурова = ?
Бәлки Ришатның шәхесне кимсетеп “Уродова” дип атарлык башка сәбәпләре бардыр?
Татар эстрадасының кимчелекләрен күрсәтеп язучы “Матурова” аккаунты барлыкка килгәч, артистлар күңеленә шом төште. Бик күпләр кайбер җырларның чиста плагиат булуын аңлады. Сәхнәдән матурлык таратырга тиеш дип аңларга күнеккән артистларның бер-берсе турында нинди фикердә булуы, тамашачылары белән ничек аралашуы турында видеохәбәрләр пәйда була башлагач, артистлар беркадәр аңышмый торды хәтта. Кем ул Матурова, бу кадәр мәгълүматны кайдан туплый, максаты нидә? Агымсуга ияреп, тыныч кына “гомер иткән” шоу-бизнес дөньясы шактый болганды. Ришат Төхфәтуллинның “Матурова”ны “Уродова” дип атавы инстаграм дөньясын янә “кайнатты”. Физик кимчелеге булганнарга гына атап әйтелүче бу ямьсез сүзне куллану Атказанып, тамашачы мәхәббәтен яулаган җырчы кешегә килешәме? Ришатның концертларына йөрүче тугры җанатарлары да аның бу гамәленнән бераз шок хәлендә калды кебек. Дөрес, җырчы бу сторизларны бетереп аткан, әллә ялгышын аңлаганмы?
Матурованың теләк-максатлары да билгеләнде кебек, бу хакта “Сәхнә” журналының гыйнвар санында аның белән интервью дөнья күрде. Бәлки Ришатның шәхесне кимсетеп “Уродова” дип атарлык башка сәбәпләре бардыр? Кемне яклыйсыз? Артистлар хаклымы? Сезнең фикерне ишетик әле...
Фото социаль челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарийлар
0
0
Эйй таптылар инде ул хатын узенэ Матурова псевдонимы алган да ботен артистан, сетевиклар дан колеп ята, Матуровага антоним уродова дигэн кебек килеп чыккан инде, шуннан хайп ясады узенэ. Язып ятмас телэсэ кемне мыскыл итеп, эйтуче булмас иде, узе гаепле
0
0