Логотип
Хәбәрләр

Рәхмәт сиңа, Шагыйрь!

Әхмәт трубканы өстәлгә куя. Безнең колаклар үрә тора. Трубкадан пианино аккордлары, аннан Сара апага гына хас тавыш яңгырый башлый

Әхмәт Рәшитов редакциябездә 1962 елда пәйда булды. Телевидениегә эшкә урнашырга теләүче яшьләр шактый иде, тик күбесе читен дип китеп бардылар. Әхмәт кыенлыктан курыкмады, балалар өчен тапшырулар редакциясе үзенчәлекләренә төшенеп, уңай гына эшләп китте. Безнең балаларга яшь дус дип мөрәҗәгать итүебез шул чакта туды. 

Мин Әхмәтне тапшыруларыбызны күргәзмә материаллар белән баету юлына өйрәттем. Әле педагогия училищесында укыганда ук мин киномеханик һөнәрен үзләштергән идем. Мәгариф министрлыгының фильмотекасында мәктәпләр өчен төшерелгән фильмнар шактый иде, тапшыруларыңда куллана гына бел. Әхмәт кинопроектор белән эш итәргә тиз өйрәнде, миңа рәхмәтле булды. Соңрак «Казан утлары»нда бу турыда язып та чыкты. Аның каләме йөгерек иде.

Редакция эшенә бәйнә-бәйнә тукталып тормыйча, шуны гына әйтәсем килә. Без балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, яшь буынны рухи-әхлакый, патриотик, физик, хезмәти, ягъни һәрьяклы, гармонияле тәрбияләү максатыннан «Синең беренче китапларың», «Әйберләр каян килә», «Әйдәгез искә төшерик», «Язучы сүзе», «Тылсымлы телевизор күрсәтә», «Мәктәп программасына ярдәмгә», «Матурлык дөньясында», «Безнең календарь» дигән тапшырулар цикллары ачтык. Эшчәнлегебез республика, шәһәр органнары тарафыннан югары бәя алды.

Бу урында бер хәлгә тукталасым килә. «Безнең календарь» тапшырулар циклында без балаларга аңлаешлы телдә илдә, дөньяда булган вакыйгалар турында сөйләп, аларга карата үз карашыбызны аңлата, күренекле кешеләрне чакырып аларның да мөнәсәбәтен җиткерә идек. Бер тапшыруда Щхмщт, автор буларак, август аенда булган вакыйгаларга тукталып, Америка ипмериалистлары Япониянең Хиросима, Нагасаки шәһәрләренә атом бомбасы ташлап, йөз меңнәрчә кешеләрне юк итү, исән калганнарын авыр язмышка дучар итү турында язды. Тапшыруыбызда сүз тынычлык саклауның зур бурыч икәнлеге, яңа сугыш уты кабызучыларга каршы кискен көрәш кирәклеге, үсеп килүче яшь буын аңында атом-төш коралын куллану рәхимсезлеген булдырмау зарурлыгы хакында барды. Публицистик яңгыраш тапкан тапшыру телевидение җитәкчелеге тарафыннан мактауга лаеклы булды. Автор буларак, Әхмәткә югары гонорар түләргә дигән, миңа − тапшыру редакторына рәхмәт белдергән приказ чыкты.

Без моның белән горурланып йөргән арада телевидение-радио хезмәткәрләренең республика күләмендә зур киңәшмәсе узды. Анда КПСС өлкә комитетының идеология секретаре М.З. Тутаев комитет эшен кискен тәнкыйтьләде, шул исәптән «Безнең календарь» тапшыруына махсус тукталып, аның астын өскә китерде, автор белән редакторларны балаларда пацифизм тәрбияләүдә гаепләде. Пацифизмның һәртөрле сугышка каршы килүне аңлатканын без соңыннан гына белдек. Ә сугыш ватанны саклау өчен барса? Без, димәк, партиотларга каршы өндибез булып чыга. Югыйсә, тапшыруда максатыбыз атом-төш коралына каршы, аны кулланып яңа сугыш уты кабызырга маташучы ерткыч империалистлар иде. Шулай итеп, тынычлык өчен көрәшкә өндәгән тапшыру икенче бәя алды һәм бу безнең күңелләргә гаделсезлек үрнәге булып кереп калды. Әхмәт моны миңа караганда да авыррак кичерде бугай, кинәт кенә уйга талып утырган чаклары ешайды.

Мин аның менә тагын бала чагындагы михнәтләре хәтерендә яңара, күрәсең, дип фикер йөртә идем. Тугыз яшеннән ул тулы ятим кала. Сеңлесе Фәүзия белән алар әтисенең абыйсы күп балалы гаиләсендә «артык кашык» булу ачысын күп татыйлар. Явыз холыклы ялкау җиңгәләре бер гаепсезгә аларга бәйләнергә генә тора. Өйдә бик еш гауга-талаш, сугыш-кыйнаш. «Мине әрләгәннәре, кыйнаганнары, төрле әшәке сүз әйтеп кимсеткәннәре, әллә нинди кушаматлар такканнары бер хәл – анысына түзәр идем. Ә менә сеңлемне кыерсыткан чакларында, аның белән минем дә йөрәгем елый, сызлана иде. Ике бөртек ятим идек бит без бу дөньяда. Аның да, минем дә икешәр-өчәр көн тамагыбызга бер тәгам ризык капмаган вакытлар булды. Әйтүе генә ансат – кешеләр күзенә нәрсәдер өмет итеп мөлдерәп карауның нәрсә икәнен үз башыннан кичкәннәр генә белә», − дип яза Әхмәт. Явыз, рәхимсез язмышның гаделсезлегеннән гарык булган Әхмәт киләчәккә якты өметләр баглап, ун яшеннән кулына каләм алып, шигырьләр язарга юкка тотынмагандыр. Күгәрчен гөрләсә дә күзләренә мөлдерәмә яшь тулырга торган, җөйле йөрәгенә әрнүле моңнар оялаган ятим бала интуитив рәвештә халыкка ныграк елыша бара, тора-бара аның иҗаты киңәя, Әхмәтнең әсәрләрендә халык гаме кайнар рух, йөрәк авазы булып яңгырый.

«Әхмәт Рәшитнең күпчелек әсәрләре нәкъ менә тормыш белеменә, шәхси тәҗрибәгә таянган булулары белән аерылып тора, − дип яза шагыйрь Зиннур Мансуров. – Балачакта ук гамьле ир-егет кыяфәтенә кергән шагыйрь... чынбарлыкның сынауга тиң сабакларын артыгы белән алган. Гомер юлының һәрбер борылышы аңа үзенчә тәҗрибә биргән».

Боларны укыган кеше күңелендә Әхмәт Рәшитнең бәхетле чаклары нинди булды икән соң, дигән уй тууы мөмкин. Иҗат шатлыгы кичергәндә аның йөзе кояш кебек балкый иде, дип әйтә алам. Шуңа бер дәлил. Редакция бүлмәбездә телефон дөбер-шатыр килә. Йөгереп барып, трубканы алам, аннан олы яшьтәге хатын-кыз тавышы яңгырый:

− Әхмәт!

− Әхмәт түгел әле бу, хезмәттәше.

− Әхмәт кайда? Миңа ул кирәк. Чакыр!

− Ул чыккан иде шул. Хәзер эзләп керәм.

− Тиз бул! – Апаем боерулы тонын үзгәртми.

Мин ти-тиз Әхмәтне табам, ул кем сорый, дип трубкага ябыша. Күрәм, йөзенә елмаю йөгерә.

− Сара апа, тыңлыйм. Яздыгызмыни? Ай, рәхмәт! – Әхмәт трубканы колагына кысып миңа пышылдый:

− Сара апа... Шигыремә көй язган...

Сара апа Садыйкова! Үзе! Әхмәт данлыклы композиторга шигырьләр илтеп бирдем, дигән иде шул, димәк яңа җыр туган.

− Сара апа, мөмкин булса, уйнап, йә җырлап күрсәтегез әле. Түзеп булмый, телефоннан тыңлап карыйк әле.

Әхмәт трубканы өстәлгә куя. Безнең колаклар үрә тора. Трубкадан пианино аккордлары, аннан Сара апага гына хас тавыш яңгырый башлый:

Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,

Хәтердә бормалы су юлы.

Онытылмый беренче саф мәхәббәт –

Онытылмый Агыйдел сылуы.

... Юлларда киртәләр очратсагыз,

Күңелегез булса нык яралы,

Сез искә алыгыз яшьли сөйгән,

Беренче яраткан ярларны.

Яңа җыр шунда ук йөрәккә ята, күңелләребезгә үтеп керә. Әхмәтнең янып торган күзләрендәге шатлыгы мәңгегә хәтергә сеңеп кала.

Әхмәт Рәшитнең тулаем иҗатын күз алдыннан кичергәндә аның халыкчанлыгы, милләтебез сулышын тоючанлыгы, тематик һәм жанр ягыннан күпкырлылыгы, әсәрләренең сәнгати камиллеге, тарихи-фәлсәфи тирәнлеген күрәсең. Шагыйрь матурлыкка, якты киләчәккә ихлас ышана, аны якынайта, оптимизм белән сугара. Бер карасаң, махсус әдәбият югары уку йортларында белем алмаган, тормыш төбеннән күтәрелгән егет ничек итеп милли шигърият дөньясының күренекле бер вәкиле, абруйлы шәхесе булуга ирешкән соң, дияргә мөмкин. Ничек республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек булган? Ул тарихи аң, милләт гамен йөрәге белән аңлаган, халыкның заман сулышы белән сулаган, буыннан рәйләнешендә бердәмлек күрә белгән. Әрли белгән, шатлана белгән. Һәм һөнәри осталыгын кайгырта белгән. Әхмәтнең мәкаләләрендә, чыгышларында аның шигырь культурасының югарылыгын яхшы белүен, Көнчыгыш поэзиясен җентекләп өйрәнүен, исемнәре дөньякүләм танылган Көнбатыш шагыйрьләренең иҗади табышларының серләренә төшенүен күрәсең. Табигать биргән сәләт өстенә һөнәри осталыкка даими омтылыш Әхмәт Рәшитне баскычтан баскычка күтәргән, үстергән, чын шагыйрь иткән.

Сүзем ахырында инде бу дөньядагы барча борчулардан арынып, Ходай хозурына күчкән дустымның миңа карата бер хәер-хаклы гамәле белән укучыларны да таныштырасым килә.

«Мирас» журналының 1995 елгы 7-8 санында минем «Чирәм ил» дип исемләнгән шигырьләр шәлкеме нәшер ителде. Редакция аңа кереш сүз язуын сорап, Әхмәт Рәшитовка мөрәҗәгать иткән булган. Шагыйрь бик теләп үз фикерләрен язып биргән. Түбәндә аның минем шигырьләргә бәяләмәсен китерәм.

«Мин Әнәс Хәсәновның әдәбиятның берничә жанрында берьюлы нәтиҗәле эшләп килүен электән үк белә идем. Ә менә шигырьләре белән әле беренче тапкыр гына очрашуым. Күрәсең, алар күп көч һәм вакыт таләп иткән үтә дә җаваплы, рәсми вазифалардан (ә ул Президентның матбугат үзәгенә җитәкчелек итә) азрак бушап торган арада җан азыгы буларак язылганнардыр һәм автор аларга моңарчы әллә ни игътибар итмәгән булгандыр. Хәлбуки, шагыйрь үз хисләрен никадәр йөгәнләргә, эмоциональлектән качарга омтылса да, алар йөрәктән кайнар сүз булып саркып чыга, шәхеснең эчке халәтен, уй-кичерешләрен дөньяга ачыктан-ачык бәян итә.

Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән бу шигырьләрдә җылы лирик тибрәнешләр дә, фәлсәфи фаразлар да, нечкә киная дә, усал гаепләү дә бар. Тормышыбыз ничек булса, аның шигъри көзгедәге чагылышы да шундый ук – артык та түгел, ким дә түгел. Иң мөһиме – ихлас күңелдән булсын. Мине бу шигырьләр нәкъ менә асыл сыйфатлары – ихлас булулары белән сөендерде. Минемчә, шигырь сөючеләр дә аларга битараф калмаслар». Әхмәт Рәшит.

Рәхмәт сиңа, Әхмәт. Кырыс тормыш сынауларын узган кешеләрнең холкы каешланган очраклар аз түгел. Ә менә Әхәт улы Әхмәт Рәшитнең, мин белгән Әхмәтнең беркем турында да тискәре фикер әйткәнен хәтерләмим. Якты күңелле, ихлас шәхес иде ул. Урының оҗмах түрендә булсын, Шагыйрь!

 

Автор: Әнәс Хәсәнов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк