Роберт Миңнуллин кем кубызына бии
Татарстанның халык шагыйре, соңгы арада блогер буларак танылып килүче Роберт Миңнуллинның инста тасмасы материалларга баеп кына тора. Роберт абый инстаграмга теркәлүгә, инстаграмын үзе алып барамы, ма...
Татарстанның халык шагыйре, соңгы арада блогер буларак танылып килүче Роберт Миңнуллинның инста тасмасы материалларга баеп кына тора. Роберт абый инстаграмга теркәлүгә, инстаграмын үзе алып барамы, максаты нинди? – дигән сораулар күпләрне кызыксындырган иде. «Инстаграмны үзем алып барам. Теркәлүнең төп максаты да аралашу, кешеләрне, дөньяны яңа яктан ачу» дип шәрехләде ул бер әңгәмәсендә.
Чираттагы постын шагыйрь «Хатын кубызына да биергә туры килә...» дип исемли. Ул видеоязмада оста итеп биюе белән күпләрне шаккаттыра. Әңгәмәсендә әйткәнчә, без дә Роберт Миңнуллинны яңа яктан ачтык. Оста биюче дә икән әле ул. Инста дуслары да: «Клара апа бик акыллы, сабыр ханымга охшаган. Андый кубызга биесәң дә ярый», – дип хуплаганнар.
Г.Гыймадиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк