Логотип
Хәбәрләр

Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс

Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс

🎊📖 ТР Мәдәният министрлыгы ТР Язучылар берлеге белән берлектә 2023 елда Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан итә.

📚 Конкурс балалар һәм яшүсмерләрнең татар теле һәм укуга кызыксынуын арттыру, шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатларында үткәрелә.

✍🏻 Конкурста аерым авторлар һәм авторлык коллективлары катнаша.

📕 Конкурска түбәндәге номинацияләр буенча сәнгать әсәрләре кабул ителә:
• «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре»
• «Иң яхшы комикс»
• «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы драма әсәре»
• «Иң яхшы балалар шигыре»

🗓 Конкурска гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк