Логотип
Хәбәрләр

Роналду һәм Неймарның Казан әбиләре тегеп ясаган сурәтләре бөтен дөньяга танылды

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган күргәзмәдә “Казаночка” тоташтырып тегү клубының Криштиану Роналду, Неймар һәм Луис Суарес портретлары төшерелгән эшл...

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган күргәзмәдә “Казаночка” тоташтырып тегү клубының Криштиану Роналду, Неймар һәм Луис Суарес портретлары төшерелгән эшләре бөтен Россия буенча танылып өлгергән. Бу хакта  Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Әлеге күргәзмә 14 июнь көнне ачылган иде. Барлык эшләр дә «Казаночка» тоташтырып тегү клубы вәкилләре — рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары тарафыннан эшләнелгән. 

Күргәзмә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында зур кызыксыну уятты. Әлегә Португалия җыелма командасы капитаны Криштиану Роналду, Бразилия җыелма командасы капитаны Неймар һәм Уругвай җыелма командасы уенчысы Луис Суарес портретлары төшерелгән тукымалар турында егермедән артык ММЧ һәм уннан артык социаль челтәр паблигында хәбәр ителә.

”Бу - көтелмәгән хәл! Халыклар Дуслыгы йортында спортка багышланган күргәзмәләрне без инде оештырган идек. Мисалга, Универсиада, Конфедерация кубогына… Әмма мондый популярлыкка ирешү безнең өчен бик гаҗәп. Безнең осталар куллары белән тудырылган әйберләр күпләрнең күңеленә хуш килүенә без бик шат”, — дип сөйләде «Казаночка» клубы җитәкчесе Людмила Федина.

Күргәзмә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында эш көннәрендә 5 июльгә кадәр эшләячәк (9:00-18:00). Тулырак мәгълүматны 8(843)237-71-65 телефоны аша алып була.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк