Рособрнадзор БДИга әзерләнгәндә рәсми чыганаклардан гына файдаланырга чакыра
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) һәм ТДИ (төп дәүләт имтиханы) тапшырачак укучыларны сынауларга әзерлә...
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) һәм ТДИ (төп дәүләт имтиханы) тапшырачак укучыларны сынауларга әзерләнгәндә рәсми мәгълүмат чыганакларыннан гына файдаланырга чакыра.
БДИны уздыру тәртибе, расписание, нәтиҗәләрне җиткерү вакыты турында, шулай ук еш бирелә торган сорауларга җавапларны Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте сайтыннан һәм бердәм дәүләт имтиханы рәсми мәгълүмат порталыннан табарга була.
9нчы сыйныфлар өчен шундый ук мәгълүматлар ДЙА (дәүләт йомгаклау аттестациясе) рәсми мәгълүмат порталында урнаштырылган.
БДИ һәм ТДИны төгәл бер төбәктә уздыру турындагы мәгълүматны төбәк мәгариф идарәсе мәгълүмат чыганакларыннан карап була.
БДИ тикшерү-бәяләү материалларын төзүчеләрнең соңгы яңалыкларын һәм тәкъдимнәрен Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең социаль челтәрләрдәге “ВКонтакте”, Facebook, YouTube битләреннән укырга һәм карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк