“Россия чаңгы эзе-2018” Казанда 10 февральдә үтәчәк
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль, Михаил Ченцов). 10 февральдә Казанда “Россия чаңгы эзе-2018” Бөтенроссия массалы ярышы узачак. Ярышлар шәһәрнең өч мәйданчыгында үтәчәк: Совет, Идел буе һәм Вахито...
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль, Михаил Ченцов). 10 февральдә Казанда “Россия чаңгы эзе-2018” Бөтенроссия массалы ярышы узачак. Ярышлар шәһәрнең өч мәйданчыгында үтәчәк: Совет, Идел буе һәм Вахитов районнары өчен Горки-Әмәт урманында, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары өчен Казансу елгасы тугаенда. Быел ярышларда катнашырга Россия Федерациясенең 73 регионында яшәүчеләр гариза биргән, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова.
Светлана Вострикова билгеләп үткәнчә, “Россия чаңгы эзе-2018” ярышларына старт Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында биреләчәк. Биредә Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр, шулай ук республика һәм шәһәр хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре өчен ярыш мәйданчыгы оештырыла. Ярышларны ачу 11.00 сәгатькә планлаштырылган.
“Төп мәйданчыкның үзенчәлеге – теләүчеләр “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының чаңгыда йөгерү буенча нормативын тапшыра алачак. Моның өчен ГТО системасында теркәлергә һәм шәхси номер белән старт комплекты алырга кирәк”, - дип хәбәр итте С.Вострикова. Билгеләп үтәргә кирәк, быел старт комплектлары 2 февральдән Үзәк стадионда (Ташаяк. 2а, тел.590-91-62) бирелә.
Моннан кала, тамашачылар өчен зур күңел ачу программасы әзерләнә: бүләкләр уйнату, ат чаналарында йөрү, иҗат коллективлары чыгышы.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар саны арта бара. Шәһәр башлыгы фикеренчә, моңа Татарстан башкаласында спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган шартлар сәбәпче. “Чаңгыда шуарга күп кеше чыга. Быел моның өчен шартлар Горк-Әмәт урманында тудырылган, Аккош күле урамында әзерләнәбез, “Локомотив” стадионы нигезендә Юдино бистәсендә Чаңгы спорт төрләрен үстерү үзәге ачарга телибез. Шуңа да, хезмәттәшләр, сәламәтлек стандартларына алга таба да булышлык итәчәкбез. Сезне дә “Россия чаңгы юлында” күрермен, дип уйлыйм”, - диде Татарстан башкаласы Мэры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк