Россия Финанс министрлыгы 2019 елда бюджет чыгымнарына үзгәрешләр кертә

Россия Финанс министрлыгы 2019 елда бюджет чыгымнарын киметергә ниятли

Сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм спортка, шулай ук мәдәният һәм кинематографиягә чыгымнарның азаю фаразлана.

Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Финанс министрлыгы 2019 елда сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм спортка чыгымнарны киметергә ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Төп бюджет сәясәте юнәлешләре проектына сылтама ясап хәбәр итә.

Әйтик, торак-коммуналь хуҗалыгына чыгымнар кимиячәк. 2018 елда әлеге тармакка бюджеттан – 147,6 миллиард, 2019 елда – 127,9 миллиард, 2020 елда – 122,1 миллиард, 2021 елда нибары 103,9 миллиард сум бүлеп бирү күздә тотыла.

Финанс министрлыгы шулай ук мәдәният һәм кинематографиягә чыгымнарның азаюын фаразлый. 2018 елда аңа – 103,2 миллиард, 2019 елда – 98,3 миллиард, 2020 елда – 91,4 миллиард, 2021 елда 88,5 миллиард сум бүленәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
563
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тагын бер гаилә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы