Россия көне уңаеннан чыккан роликта татар җыры вәкиле буларак Татарка күрсәтелгән
«Сбербанк»ның Россия көне уңаеннан чыгарылган видеоролигында татар телендә җырлаучы татар җырчысы буларак Татарка исеме астында чыгыш ясаучы Ирина Смелая күрсәтелгән. Әлеге ролик социаль челтәрләргә у...
«Сбербанк»ның Россия көне уңаеннан чыгарылган видеоролигында татар телендә җырлаучы татар җырчысы буларак Татарка исеме астында чыгыш ясаучы Ирина Смелая күрсәтелгән. Әлеге ролик социаль челтәрләргә урнаштырылган.
“Россиядә күп телләрдә сөйләшәләр. Үз туган телеңне белү – искелек калдыгы түгел. Россия эстрадасының яшь йолдызлары моны үз үрнәкләрендә расладылар”, - дигән сүзләр белән башлана ролик. Алга таба “Төрле милләт телләрендә җырлаучы эстрада йолдызлары” китерелә.
Исемлекне Татарка башлый. “Алтын” җыры белән шаулаган җырчы татар телендә рэпның ни дәрәҗәдә оригиналь була алуын күрсәтте”, - ди роликны төшерүчеләр.
Башкорт җыры вәкиле буларак Элвин Грей аталган һәм аның башкорт, рус телендә җырлавы билгеләп үтелгән, аның җырларын яшьләрнең яхшы кабул итүе әйтелгән.
Роликта бурят җырчысы, “Бурят эстрадасының иң матур аяклары” титулы иясе Мэдэгма Доржиева, адыгей җырчысы Анжелика Нечесова, саха этноҗырчысы Юлиана Кривошапкина композицияләреннән өзекләр урын алган.
“Гаҗәеп, никадәр колоритлы һәм күп төрле безнең илебез!” – дигән сүзләр белән тәмамлана ролик.
- Википедиядәге мәгълүматлар буенча, Ира Смелая 1991 елда Яр Чаллы каласында туган. 16 яшьтән аерым яши, 20 яшендә Санкт-Петербург шәһәренә күченгән. Элек «Fashion Trashon» шоуын алып барган, хәзер исә видеоблог алып бару белән мәшгуль. «Семейка» (КликКлак), «Узнай-ка» (IlichShow) видеопроектларын алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк