Россия Пенсия фонды иминият пенсиясенең 16,4 мең сумга кадәр артачагын фаразлый
2020 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 16,4 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана. Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов Дәүләт Думасының социаль сәясәт һәм ве...
2020 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 16,4 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана. Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов Дәүләт Думасының социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«2020 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 16,4 мең сум тәшкил итәр, 2022 елда исә 18,3 мең сумга җитәр дип фаразлыйбыз», – диде ул.
Бүген эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 15,4 мең сум тәшкил итә.
Россия Пенсия фонды башлыгы сүзләренчә, 2020 елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминаты буенча да пенсия күләме арттырылачак, аларның иң зур өлеше – социаль пенсияләр.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк