Логотип
Хәбәрләр

“Россия Почтасы” самолетлары Кытайдан Казанга даими посылкалар ташый башлады

Атналык авиарейслар Ханчжоудан Казанга 23 тонна почта алып киләчәк. Казан, 11 май, “Татар-информ”). “Россия Почтасы” Ту-204С самолетларында Кытайның Ханчжоу шәһәреннән Казанга почта посылкаларын ките...

Атналык авиарейслар Ханчжоудан Казанга 23 тонна почта алып киләчәк.

Казан, 11 май, “Татар-информ”). “Россия Почтасы” Ту-204С самолетларында Кытайның Ханчжоу шәһәреннән Казанга почта посылкаларын китерә башлады. Татарстан башкаласыннан почта Россиянең Европа өлешендәге халыкка киләчәк. Бу хакта почта операторының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Почта операторының матбугат хезмәтендә китереп бирүне шәхси авиация куллану, Казан аэропортында логистик үзәк булуы шактый тизләтә, дип тә белдерделәр. Кытайдан посылкалар турыдан-туры һава судносыннан шунда эләгә һәм таможня аркылы уза, шуннан соң адресатларга таратыла.

Мондый бер рейс 23 тонна почта посылкаларын ташырга мөмкинлек бирә. “Россия Почтасы”ның шәхси самолетлары Казан аэропортына һәр атна саен киләчәк, дип әйтелә операторның матбугат-хезмәте хәбәрендә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк