Россия прокатына «Су анасы» әкияте буенча төшерелгән фильм чыга
Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яшел Үзәннең «Ника» фонды ярдәме белән төшерелгән. 14 мартта Россия прокатына «Су анасы» фильмы чыга. Ул Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай...
Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яшел Үзәннең «Ника» фонды ярдәме белән төшерелгән.
14 мартта Россия прокатына «Су анасы» фильмы чыга. Ул Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча фэнтези жанрындагы гаилә картинасы. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу Татарстан кинематографиясе өчен чын алгарыш. Беренче тапкыр картинаны тулысынча Татарстан кинематографистлары эшләгән. Фильм Россия территориясендә – Калининградтан Владивостокка кадәр, шулай ук чит илдә дә күрсәтеләчәк. Мәскәү халыкара кинофестивалендә проектның беренче презентациясе узды. Ә Россиядә «Су анасы» премьерасы «Европага тәрәзә» дәрәҗәле илкүләм фестивальдә булды. Һиндстан һәм Кытай фильмны күрсәтү хокукын алды.
Фильмда төп рольләрне 6 яшьлек Екатерина Барыкина һәм 11 яшьлек Николай Невзоров башкарды. Шулай ук «Су анасы» фильмында Татарстанның танылган актерлары Фәнис Җиһаншин, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Шакирҗанова, Юлия Захарова. Нәфисә Хәйруллина төште.
Сценарий авторы һәм режиссеры, халыкара кинофестивальләр лауреаты, Россия Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтчеләре гильдиясе призеры Алексей Барыкин. Татарстанда ул уңышлы премьера һәм прокат тарихы белән истә калган «Семейные хлопоты», «Айсылу» һәм «Заступница» картиналары буенча билгеле.
«Су анасы» 19 гасырның танылган татар фикер иясе һәм этнограф Каюм Насыйри әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән. Ул Идел буе авыллары буенча сәяхәт иткән һәм халык әкиятләрен язып барган. Нәкъ менә ул беренче булып Шүрәле, Су анасы кебек татар фольклоры геройларын сурәтләгән.
Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яшел Үзәннең «Ника» фонды ярдәме белән төшерелгән.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк