Россия юлларында "вафельница" билгесендә туктаган өчен штраф салачаклар
Махсус юл билгесен юлның катлаулы участокларына – транспорт агымнары кисешкән чатларда ясаячаклар. Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Бүген юлда йөрү кагыйдәләренә “вафельница” билгесе булган чатлар...
Махсус юл билгесен юлның катлаулы участокларына – транспорт агымнары кисешкән чатларда ясаячаклар.
Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Бүген юлда йөрү кагыйдәләренә “вафельница” билгесе булган чатларда туктаган өчен штраф каралган үзгәрешләр кертелде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Махсус билгене юлның катлаулы участокларына – транспорт агымнары кисешкән чатларда ясаячаклар. Аркылы транспорт агымнары өчен чаттагы юлны каплау элек тә ярамады, әмма тыючы махсус билге юк иде.
Әгәр “вафельница”ны туктамыйча узып китеп булмаса, шоферларга яңа билге булган чатларга яки юлның башка участогына керергә ярамый. Диагональ юл билгесендә туктаган өчен, автомобиль йөртүчегә 1 мең сум күләмендә штраф яный.
Россиядә шулай ук “Чат участогы” дигән яңа юл билгесе барлыкка киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк