Россиядә 500 мең сум хезмәт хакы вәгъдә ителгән вакансияләр ачыкланды
Иң зур хезмәт хакын югары звено идарәчеләренә һәм программистларга вәгъдә итәләр. Аларның кереме аена 500 мең сумга җитә һәм хәтта артып та китә. Тикшеренүләрне HH.ru порталы үткәргән. Бу турыда “РИА-...
Иң зур хезмәт хакын югары звено идарәчеләренә һәм программистларга вәгъдә итәләр. Аларның кереме аена 500 мең сумга җитә һәм хәтта артып та китә. Тикшеренүләрне HH.ru порталы үткәргән. Бу турыда “РИА-Новости” хәбәр итә.
Мәскәүдә “операцион директор яки генераль директор” вакансиясенә кабул ителгән белгечкә аена 500 мең сумнан артык түләргә вәгъдә итәләр. Мондый эшкә урнашу өчен ким дигәндә 6 ел эш тәҗрибәсе булырга тиеш. Эш эзләүче инглиз телен яхшы белергә, аралаша белергә, шулай ук базарга яңа продуктларны уңышлы чыгара белергә тиеш.
Моннан тыш, Мәскәүдә мәгълүмат технологияләре буенча директор 600 мең сум алырга мөмкин.
Алдан хезмәт экспертлары 2019 елның гыйнварына ихтыяҗ булган вакансияләрне билгеләгән иде. 49 субъектта машина йөртүчеләргә ихтыяҗ булган, пешекчеләргә – 38, шәфкать туташларына - 31, сатучыларга - 29, мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә – 27. Шулай ук 22 субъектта табибларга кытлык кичерәләр, сәнәгать корылмалары операторларына - 21, инженерларга - 19, слесарьларга – 18 һ.б.
"Авито" белдерүләр урнаштыру сервисы мәгълүматлары буенча, 2019 елның беренче кварталында Россия буенча уратча хезмәт хакы 5,5 процентка арткан һәм кварталда 0,5 процентка кимегән. Шулай итеп айлык хезмәт хакы 36,6 мең сум тәшкил иткән.
Компаниядә сату, транспорт һәм төзелеш өлкәсендә эш актив эзләүләрен искәрттеләр. Компания мәгълүматлары буенча иң популяр һөнәрләр арасында нәкъ менә төзелеш өлкәсендә хезмәт хакы югары, ул аена 47,9 мең сум тәшкил итә. Ә иң аз хезмәт хакы (аена 31,5 мең сум) студентларга һәм тәҗрибәсе булмаган белгечләргә тәкъдим ителә.
Фото: Е. Никитин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк