Россиядә авыр хәлдә калган көмәнле хатын-кызларга ярдәм итү буенча кайнар линия ачыла

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Якшәмбе катлаулы вазгыятьтә калган көмәнле хатын-кызларга ярдәм итү буенча бөтенроссия кайнар линиясе ачыла. Бу хакта проектны оештыручы “Женщины за жизнь” фондына сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.
Ярдәм сорап шалтыратучы көмәнле хатын-кызларга психологлар җавап бирер дип көтелә.
“Авыр хщлдщ калган затын-кызларга вакытында ярдәм кулы сузарга һәм хатын-кызга үзе генә булмавын күрсәтү зарур. Безнең психологлар вазгыятькә ачыклык кертергә һәм дөрес адым ясарга ярдәм итәчәк”, - диде агентлыкка “Женщины за жизнь” фонды җитәкчесе Наталья Москвитина.
- Линия эш көннәрендә 09:00-21:00 сәгатьләрдә эшләячәк. Кайнар линия номеры: 8 (800) 200 04 92.
Хәзерге вакытта рәсми мәгълүматлар буенча Россия дәүләт клиникаларында ел саен 800 меңнән артык аборт ясала, диде Н.Москвитина.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
24 май 2023 - 11:51
-
23 май 2023 - 11:54
-
22 май 2023 - 11:53
-
21 май 2023 - 12:39
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте