Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Россиядә Театр елы кысаларында "Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман" дип аталган күргәзмәләр циклын тәкъдим итә. Бу турыда китапха...
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Россиядә Театр елы кысаларында "Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман" дип аталган күргәзмәләр циклын тәкъдим итә. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Циклның беренче күргәзмәсе – «Театр сәхнәсе: безнең гасыр һәм узган гасыр» – илебездәге драма театрының башлангычыннан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш юлын күзәтү мөмкинлеге бирә.
Россиядә беренче профессиональ рус театры Петербургта 1756 елда ачылган. Барлык театрлар да крепостной булган, нәкъ менә алар илгә беренче актёрлар һәм актрисалар бирә. А.П.Сумароков һәм актёр Ф.Волков труппасы рус драма театрының үсешенә нигез салган. Күргәзмәнең бу бүлегендә монографияләр, фәнни җыентыклар, фәнни тикшеренүләр, белешмә әдәбият тәкъдим ителә.
XX гасыр башында кинематография бик көчле үсеш ала, телевидение барлыкка килә, видео, компьютер пәйда була һәм, чынлап та, монда театрга урын юк кебек. Әмма театр яши һәм еш кына техник яңалыкларны да үзенә кабул итә. Театр жанрлары кушыла, аның яңа, моңарчы билгесез төрләре барлыкка килә.
Яшь театрлар сәхнә корифейларыннан өйрәнә һәм үзләренекен, үзенчәлекле һәм беркемнекенә дә охшамаганын булдыра. Россиядә драма театры сәнгатенең заманча үсеше турында күргәзмәнең «Совет театры тарихы сәхифәләре» дип аталган икенче бүлеге сөйли, диелә бу хәбәрдә.
Күргәзмә июль ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк