Россиядә өйдә кыргый хайваннар асрауны тыярга мөмкиннәр

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына өй шартларында куркыныч кыргый хайваннар асрауны тыярга тәкъдим иткән закон проекты тапшырылган, дип хәбәр итә RT парламентның түбәнге палатасы мәгълүматлар базасына сылтама ясап.
«Закон проекты тарафыннан күпфатирлы йортларда, бакча яны һәм дача участокларында (һ.б.) кеше гомеренә куркыныч тудырган кыргый хайваннар (юлбарыс, каплан, аю һ.б.) асрау мөмкинлеген чикләргә тәкъдим ителә», - диелә документның аңлатма язуында.
Закон проекты кабул ителгән очракта, өй шартларында асрау тыелган хайваннар исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
29 май 2023 - 16:01
-
28 май 2023 - 12:03
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте