Россиядә җәйге вакытны кайтарырга тәкъдим итәләр
(Казань, 7 февраля, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына илдә сәгатьне бер сәгатькә алга күчерергә һәм Россияне җәйге вакытка күчерергә тәкъдим итә торган закон проекты кертелде. Бу хакта Россия депутаты...
(Казань, 7 февраля, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына илдә сәгатьне бер сәгатькә алга күчерергә һәм Россияне җәйге вакытка күчерергә тәкъдим итә торган закон проекты кертелде. Бу хакта Россия депутаты Андрей Барышевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
“Федераль закон проекты кабул ителү яз һәм көз - өч ай дәвамында тәүлекнең якты вакытын тиешенчә кулланырга, ресурсларны экономияләргә, шулай ук Россия гражданнары сәламәтлеген ныгыту мөмкинлеге бирә”, - диелгән аңлатма кәгазендә.
Мәскәү дәүләт университетының география факультеты галимнәре җәйге вакыт бетерелү сәбәпле, ел саен кешеләр көндезге 200 сәгатьне югалта, диде Барышев.
“Шулай итеп, Россиядә яшәүчеләр кояш яктысыннан мәхрүм генә калмый, яктырту өчен күп электр энергиясе сарыф итә. Димәк, аларның чыгымнары да арта", - ди галим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк