Логотип
Хәбәрләр

Россиядән чит илләргә самолетта очу бәясе арткан

Эконом-класс белән чит илгә бару һәм кире кайту өчен чама белән 22,4 мең сум түләргә туры килә. (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Быелның апрель-июнь айларында чит илләргә самолетта очу бәясе уртача...

Эконом-класс белән чит илгә бару һәм кире кайту өчен чама белән 22,4 мең сум түләргә туры килә.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Быелның апрель-июнь айларында чит илләргә самолетта очу бәясе уртача алганда 14 процентка кыйммәтләнгән. OneTwoTrip сәяхәтләр сервисы аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән.

Туристка эконом-класс белән чит илгә бару һәм кире кайту өчен уртача алганда 22,4 мең сум түләргә туры килә. Гыйнвар-март айларында әлеге күрсәткеч 19,7 мең сум тәшкил итә иде.

Ил эчендә самолетта очу бәясе 7 процентка кыйммәтләнгән. Хәзер Россия буйлап сәяхәт итү (бару һәм кайту) уртача алганда 11 мең сумга төшә.

Фото: pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021