Россиядә Театр елын уздыру буенча оештыру комитеты составы расланды
Фәрит Бикчәнтәев Россиядә Театр елын уздыру буенча оештыру комитеты составына кертелде (Казан, 11 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Россиядә Те...
Фәрит Бикчәнтәев Россиядә Театр елын уздыру буенча оештыру комитеты составына кертелде
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Россиядә Театр елын уздыру буенча оештыру комитеты составына кертелде. Россиядә театр елын уздыру буенча оештыру комитетын булдыру һәм аның составы турындагы карар Россия Федерация Хөкүмәте сайтында чыкты.
Оештыру Комитетын Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец җитәкли. Аның урынбасарлары – Россия Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягин һәм мәдәният министры Владимир Мединский.
Оештыру комитетына Россия Федерациясендә Театр елын уздыру буенча төп чаралар планын эшләп чыгу һәм раслау бурычы куелган.
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк