Россиядә театр елының Минзәлә театрына да йогынтысы сизелсен иде
Татарстан Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев Минзәлә театры артистлары белән аралашты. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Минзәлә театры артистлары белән әңгәмә куертып а...
Татарстан Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев Минзәлә театры артистлары белән аралашты.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Минзәлә театры артистлары белән әңгәмә куертып алды, 2019 елның Россиядә театр елы булуын искәртеп узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Биредә Минзәлә театры артистлары кунакларга заманында ана телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауп калуда төп ышанылы көч булыйк, киләчәгебез үсешенә зур өлеш кертик дип иҗат иткән «Сәйяр» труппасының иҗатын чагылдырган күренеш күрсәттеләр.
Минзәлә район Советы сессиясе алдыннан Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповны, Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевны, район башлыгы Айдар Салаховны театр бинасында Татарстан халыклар ассамблеясенең Минзәлә районындагы вәкиллеге әгъзалары чәкчәк һәм каравай белән каршы алдылар.
«Театр елында коллективка уңышлар юлдаш булсын. Һәм, әлбәттә, хөкүмәтебез җитәкчелеге тарафыннан театрның эшчәнлегенә генә түгел, аларның матди-техник базасы турында да кайгыртучанлык күрсәтелсен иде», ˗ дигән теләген белдерде.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк