Россиянең атказанган артисты вафат
Минзәлә театры актрисасы, Россиянең атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина 93нче яшендә вафат булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Нәсимә Мансур кызы Җиһаншина 1926 елн...
Минзәлә театры актрисасы, Россиянең атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина 93нче яшендә вафат булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нәсимә Мансур кызы Җиһаншина 1926 елның 1 апрелендә Актаныш районының Пучы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан театр училищесына укырга кергән. 1946 елда Минзәлә татар драма театрында эшли башлаган, анда 40 елга якын хезмәт куйган.
Тамашачы аны Мирхәйдәр Фәйзинең шул исемдәге пьесасында Галиябану, Сәет Шәкүровның «Тамырлар»ында Саҗидә һ.б. рольләре аша белә. Ул үз геройларының милли сыйфатларын гаҗәеп нәфислек белән ачып биргән.
Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы нәтиҗәләре буенча Нәсимә Җиһаншинага РСФСРның атказанган артисты исеме бирелә. Карьерасын төгәлләгәннән соң актриса озак еллар дәвамында Минзәлә театрының хәзерге коллективының дусты булып кала.
«Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы Нәсимә Җиһаншинаның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Танылган актрисаның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланачак», - диелә министрлык хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк