Роза Сябитова ябыгу ысулларын атады
56 яшьлек телетапшырулар алып баручы үзен гел формада тота. Роза Сябитова Яңа ел бәйрәмнәрен яратмый икән. Моның сәбәбе-артык килограммнар җыю һәм аз хәрәкәтләнү. Әмма Сябитова фигураны ничек сакларга...
56 яшьлек телетапшырулар алып баручы үзен гел формада тота. Роза Сябитова Яңа ел бәйрәмнәрен яратмый икән. Моның сәбәбе-артык килограммнар җыю һәм аз хәрәкәтләнү. Әмма Сябитова фигураны ничек сакларга кирәклеген белә.
«Миңа 20 яшь түгел, шуңа күрә мин үз-үземне карарга тиеш», — ди Роза Сябитова. Телевидениедә тапшырулар алып баручы еш кына матурлык салоннарына йөри, шулай ук фигураны саклап калу өчен барысын да эшли. Ул җанатарларын дөрес тукланырга һәм актив яшәү рәвеше алып барырга өнди.
«Минем иртәм участокта кар чистартудан башлана. Аллага шөкер, быел кар җитәрлек. Моңа бер сәгать чамасы вакыт китә. Янган калорияләрнең санын белмим, әмма киемнәрне мондый актив хезмәттән соң алыштырырга туры килә», — дип уртаклашкан Роза инстаграмында.
«Кар» фитнесыннан соң Сябитова иртәнге аш ашый. Аның рационына, нигездә, яшелчәләр керә, чөнки алар, алып баручы сүзләренчә, суыткычта озаграк саклана. «Аларны чи килеш, парда, грильда пешерергә мөмкин, ди ул. − Башка азык-төлек юк, чөнки урманда яшим. «Тренировкалар» ны көн дәвамында ике-өч тапкыр кабатларга мөмкин, чөнки кар гел явып тора. Сүз уңаеннан, көнгә ике сәгать буе эт белән ял итеп кайтырга була. Ә күңелсез булса, чаңгыда йөрергә мөмкин. Һәм киләсе 14 гыйнварда сез минем кебек булачаксыз: төз, матур һәм сәламәт!»
Автор: Олеся Дмитриева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
БҮГЕН
-
Укыдыгызмы?
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
Комментарий юк