Логотип
Хәбәрләр

Рәшит Ваһаповның туына 115 ел

Рәшит Ваһаповның туына 115 ел

7 май – профессиональ татар эстрадасына нигез салучы бөек җырчы Рәшит Ваһаповның туган көне. 115 ел!

 Бу уңайдан Татарстанда, башка  төбәкләрдә бик күп искә алу чаралары үтә.

Бүген, Казанда Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Чарада мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, күренекле сәнгать әһелләре катнашты. Алар арасында – шагыйрь Ренат Харис, актер Ринат Таҗетдин, профессор Фоат Галимуллин, җырчылар Зөһрә Шәрифуллина, Мирсәет Сөнгатуллин. 

 Бүген кич белән Рәшит Ваһапов юбилеена багышланган бәйрәм аның туган ягында – Нижгар өлкәсенең Актүк авылында була. Анда да Казаннан рәсми затлар һәм җырчылар катнашачак.

Моңлы сандугачны зурлап, 16 май 13:30да – Казанда Рәшит Ваһапов һәйкәле янында митинг-концерт узачак. Ваһапов фестивале лауреатлары,Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов , Алмас Хөсәенов, Рөстәм Асаев, Руслан Сәйфетдинов һәм башкалар чыгыш ясаячак. Программада шулай ук Яшь башкаручылар конкурсы-2023 лауреатларын игълан итү дә каралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк