Бүген Рөстәм Нәбиев турындагы фильм күрсәтеләчәк
Бүген, 27 июльдә, 20.00 сәгатьтә Агыйдел яр буе амфитеатрында «30 000 удар» документаль фильмының премьерасы була.
Бүген, 27 июльдә, 20.00 сәгатьтә Агыйдел яр буе амфитеатрында «30 000 удар» документаль фильмының премьерасы була.
Фильмның герое – 2015 елда Омск шәһәрендә казарма җимерелү нәтиҗәсендә аяксыз калган Уфа егете Рөстәм Нәбиев. 2020 елның сентябрендә ул, бу юлны кулларында үтеп, Эльбрусның (5642 метр) биеклеген яулады. Бу – альпинизм тарихында беренче тапкыр.
Безнең фильм – мөмкин булмаганнарны башкарырга җөрьәт иткән спортчы тарихы. Үз-үзенә һәм бөтен шикләнгән кешегә ышанычның могҗизалар тудыруын раслаган кеше турында. Бу – үз көчсезлекләреңне, физик чикләүләрне һәм авыртуларны мәхәббәт хакына җиңү һәм яшәргә теләү турында сөйләшү.
Фильмны караганнан соң экспедиция командасы һәм «30 000 удар» фильмын төшерү төркеме: Рөстәм Нәбиев, Иоанн Чечнев, режиссер Дмитрий Олейник һәм продюсер Лариса Олейник белән очрашу булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк