Рөстәм Нәбиев яңа «аякларына» баскан
2015 елда Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев бүген Мәскәүдә яңа протез аякларына баскан. Бу сөенечен ул инстадуслары белән дә уртаклашкан.
2015 елда Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев бүген Мәскәүдә яңа протез аякларына баскан. Бу сөенечен ул инстадуслары белән дә уртаклашкан.
«Күптәннән вертикаль рәвештә торучы Рөстәмне күргәнегез булмагандыр әле. Мин 5 миллионлык яңа KENEVO протезымда басып торам.
Элеккесеннән ул нәрсәсе белән аерыла? Бу җиңелрәк, йөрүе җайлырак һәм ул ике аягын да югалтучылар өчен махсус эшләнгән. Бүген мин аңа беренче тапкыр бастым һәм озак вакыт протез киеп йөргән булмагач, бу да авыр кебек тоела. Ләкин аерма барыбер сизелә инде, моңа да тиз өйрәнеп китәрмен әле», – ди блогер.
Чыганак: Өмет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарийлар
0
0
Аллага шокер Ростэм ,мин сине белмэсэмдэ БИК борчылдым ,э хэзер кузлэремэ яшь тулды ,шатландым,Молодец тырыш ,безнен татар егете Бер кайчан да башын тубэн имэс,унышлар ,Саулык ,бэхет Сина
0
0