Сәләт оешмасы яңа проектларга нигез сала
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). "Сәләт" оешмасында әйдаман булып эшләү өчен татар телен яхшы белергә кирәк. “Сәләт”тә быел 15 мең бала һәм яшьләр өчен җәйге ял оештырылачак. Бу х...
(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). "Сәләт" оешмасында әйдаман булып эшләү өчен татар телен яхшы белергә кирәк. “Сәләт”тә быел 15 мең бала һәм яшьләр өчен җәйге ял оештырылачак. Бу хакта “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов белдерде.
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Сәләт” яшьләр оешмасының сәләтле балаларның потенциалын ачуга юнәлдерелгән 2018 ел проектлары хакында сөйләшү булып узды. Журналистлар белән очрашуда “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, “Сәләт” яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова, “Сәләт” яшьләр үзәге директор урынбасары Альбина Кадыйрова һәм “Сәләт” клубы президенты Игорь Смирнов катнашты.
“Сәләт”тә гаризалар кабул итү узган елның октябрь аенда ук башлап җибәрдек, - ди Тимур Сөләйманов. - Сентябрь аеннан “Әйдаманнар” мәктәбе эшли. 21 февраль көнне “Сәләт” йортында "Туган тел" көненә багышланган чара узачак. Сәләтнең 20 клубы бар, аларның һәрберсендә төрледән төрле чаралар уза. Ә апрель аенда Мирза Мәхмүтов исемендәге фәнни-гамәли конференция оештырачакбыз. Биләрдә исә, атна саен проектлар үткәрелеп тора. Шулай да "Сәләт"нең тулы мохитын җәй көне генә чын-чынлап тоеп булачак. Меңләгән сәлкеш белән очрашабыз. Балалар сәлкешләргә, студентлар әйдаманнарга әверелә торган чор ул. Быел җәй көне “Сәләт”тә 24 смена эшлиячәк”.
Спикерлар билгеләп узганча, быел “Сәләт”тә 30 алан эшләр дип көтелә. Ел саен "Сәләт"нең җәйге профильле сменалары һәм форумнары Татарстан республикасыннан, Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән (Казахстан, Азербайҗан, Чехия, Австралия, Америка, Германия, Испания, Канада һ.б) 10 меңнән артык балаларны туплый.
Бу сан быел 15 меңгә кадәр артачак. Чөнки Биләрдә 2018 елда “Сәләт”нең VI халыкара яшьләр белем бирү форумы оештырылачак. Форум 21 июннән 8 августка кадәр дәвам ителер, дип көтелә.
“Сәләт” Яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова үз чыгышында яңа профиль сменаларга тукталып узды. Анапада “Сәләт-Аршан” сменасы үз эшчәнлеген кабаттан башлап җибәрәчәк. “Фәнсар”, “Сәләт-Акбүре” – Татарстанның сәләтле балаларын барлый, аларны таныта, үстерә. Сменаның уку-укыту программасы оратырлык осталыгы, тайм-менеджментка нигезләнә.
“Тагын бер яңалык “Сәләт-Олимп” мәктәбе үз җәйге сменасын оештырачак, - ди Айгөл Габдрахманова. - Моңарчы ул уку елы дәвамында, мәктәп каникуллары вакытында гына үтә иде. 2018 елдан “Сәләт-Олимп үз форматын тулысынча үзгәртә. Балалар июнь айларында ук олимпиадаларга, БДИга,ТДИга әзерләнә алачак. Укучылар белән квалификацияле белгечләр, югары уку йортлары педагоголары эш алып барачак”.
“Сәләт”кә сәләтле, ә иң мөһиме теләге булган, татар мохитын үз итәрдәй балалар туплана. Ә инде аларның әйдаманнары итеп татар телен камил белгәннәр генә сайлана.
"Әйдаманнарның 90 проценты кичәге сәлкешләр. Әйдаман булу өчен татар телен белергә кирәк, чөнки “Сәләт” татар телле мохит. Биредә өч телдә аралашу бара. Әйдаманнарны сайлап алганда, алар татар телендә инша язалар һәм “Әйдаманнар” мәктәбе узалар. “Сәләт”кә, исеменнән күренгәнчә, сәләтле балалар сайланып алына, шулай булгач, әйдаманнарның да ниндидер сәләтләре булырга тиеш. Шулай ук педагог, психолог сәләтләре дә булырга тиеш", - дип саный “Сәләт” җитәкчеләре.
“Сәләт” оешмасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда, Башкортстанда, Чувашиядә һәм Самара өлкәсендә, Канадада 25 профиль смена, фестивальләр, форумнар оештыра. Быел Кара диңгез ярында да каникулларны файдалы итеп үткәрергә мөмкин булачак. Сәләт проектларының программалары балалалар һәм яшьләрнең интелектуаль потенциалының үсешенә, актив тормыш позициясен булдыруга, уңышка ирешүгә, шәхси үсешенә, татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Сәләт проектларында катнашу өчен гаризаларны portfolio-selet.ru сайтына җибәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк