Сөт алучыга киңәшләр һәм алдакчы җитештерүчеләр исемлеге

Ни өчен сөт кабында «ультрапастеризованное» дигән язуны эзләргә кирәк? Сөт суыткычта ничә көн саклана? Кемнәр "чын" сөт сатмый? Бу сорауларга җавапны Татарстан кулланучылар берлеге белән бергәләп эзләдек.

“Ультра” пастеризацияләнгән сөт кай ягы белән яхшырак?

Кибеттә сөт сайлаганда аның нинди ысул белән эшкәртелгәнен карарга кирәк, ди белгечләр. Савып алынган сөт кибет киштәсенә килеп эләккәнче, кайнар ысул белән бактерияләреннән арындырыла – болай иткәч, сөт ачымый һәм озак саклана. Татарстан кулланучылар берлегенең баш белгече Ираида Пурсанова аңлатып киткәнчә, хәзерге технологияләр сөтне дүрт төрле ысул белән эшкәртергә мөмкинлек бирә. 

Сөтне:

- стерильләштерәләр (стерилизованное);
- озак итеп кайнаталар (топленое);
- пастеризациялиләр (пастеризованное);
- бик югары температурага кадәр җылыталар – монысы “ультрапастеризация”.

Белгеч әйтүенчә, соңгысы – иң яхшысы, чөнки болай эшләгәндә сөттәге витаминнарның 10 проценты гына югала.

- Ультрапастеризация – ризыкны бик кайнар температурада пешекләп алу дигән сүз. Болай иткәч, сөт озак саклана, ачымый, кайнатканга караганда файдалы матдәләре дә күбрәк сакланып кала. Тиз генә кайнарлап алгач, бактерияләр шундук үлә, ә витаминнары таркалырга өлгерми. Мин сатып алучыларга һич тә икеләнми ультрапастеризацияләнгән сөт алырга киңәш итәр идем, - ди белгеч. Дәвамын укыгыз...

Автор: Динара ПРОКОПЬЕВА
Фото: Динара Прокопьева, ripi-test.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1026
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы