Сабада балалар театр сәнгате бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
Бәйгенең максаты ‒ балаларда театрга мәхәббәт тәрбияләү, Шәүкәт Биктимеровның иҗатын, татар драматургиясен, язучы, артистларын пропагандалау. Узган җомгада район республиканың яшь театр сөючеләрен ка...
Бәйгенең максаты ‒ балаларда театрга мәхәббәт тәрбияләү, Шәүкәт Биктимеровның иҗатын, татар драматургиясен, язучы, артистларын пропагандалау.
Узган җомгада район республиканың яшь театр сөючеләрен кабул итте. Бу турыда җирле басма яза.
Укучылар СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров исемендәге республика балалар театр сәнгате конкурсында инде җиденче тапкыр катнаша һәм быелгысы легендар актерның тууына 90 ел тулган елда үткәрелүе белән дә үзенчәлекле.
Балаларда театрга мәхәббәт тәрбияләү, Шәүкәт Биктимеровның иҗатын, татар драматургиясен, язучы, артистларын пропагандалау максатыннан үткәрелүче фестивальнең йомгаклау этабында 10 коллектив катнашты.
«Шунысы куанычлы, конкурсның географиясе киңәя бара. Быел бәйгенең беренче этабына 18 районнан 49 коллектив үзенең cәнгати эшен видеоязмада тәкъдим итте. Аларның иң яхшы дип табылганнары йомгаклау турында чыгыш ясау хокукы алды. Быел бәйгегә республиканың иң ерак төбәкләре Мөслим, Буа районнары да кушылды. Бәйгедә районның бөтен мәктәпләре дә диярлек бик актив катнаша», – дип таныштырды Балалар иҗат үзәге директоры, жюри рәисе Венера Хәбибрахманова.
Билгеле булганча, конкурс ел саен аерым тематика буенча үткәрелә. Алдагы елларда Шәүкәт Биктимеров уйнаган рольләр, Туфан Миңнуллин әсәрләренә багышланса, быел музыкаль әсәрләргә басым ясалды. Театр бәйгесендә катнашучыларны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләде.
Чыгышлар яшь категорияләре буенча бәяләнде. Район театр коллективлары да үзләрен чын мәгънәсендә Шәүкәт Биктимеров мирасын дәвам итүчеләр итеп таныттылар.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк