Логотип
Хәбәрләр

Сахалинда Тукай скверы ачылырга мөмкин

Васил Шәйхразиев бу идея хупланды, дип белдерде. Сахалинда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөрткән сквер ачылырга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Республикасы премьер-м...

Васил Шәйхразиев бу идея хупланды, дип белдерде.

Сахалинда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөрткән сквер ачылырга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

Сахалинда Тукай скверын ачу тәкъдиме белән Милли Шура рәисенә җирле татарлар мөрәҗәгать иткән. Кичә Ерак Көнчыгыш округы җирлегендә эшләп килүче татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашуда бу мәсьәлә аерым каралды, диде Шәйхразиев.

"26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көне. Шуңа кадәр, скверга җир алып, 26 апрель көнне бу скверга күчеп, аны төзергә һәм Ерак Көнчыгыш Сабан туе көнне шушы скверны тантаналы төстә ачарга иде дигән өмет бар", - диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев бу идеяне өлкә җитәкчелеге хуплады, дип белдерде. 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк