Хәбәрләр
«Салават, авторын әйтеп җырла»
Популяр композитор Ризван Хәкимов 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә җыена. «Интертат» танылган җырлар авторы белән шәхси тормышы, татар эстрадасы, җыр урлау һәм яшь башкаручылар турында сөйләште. -...
Популяр композитор Ризван Хәкимов 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә җыена. «Интертат» танылган җырлар авторы белән шәхси тормышы, татар эстрадасы, җыр урлау һәм яшь башкаручылар турында сөйләште.
- Салават Фәтхетдинов Сезнең җырларыгызны башкарып танылды. Сез бүгенге көндә аның белән аралашасызмы?
- Мөнәсәбәтләребез әйбәт безнең. Ул баштарак минем җырларны авторларын әйтмичә җырлап йөрде. «Көтмә син, көтмә үпкәләмә» җырын берничә ел җырламаган иде, быел үзе шалтыратып: «Ризван, быелгы программага җырыңны алырга буламы?» - диде. Мин аңа «Салават, авторын әйтеп җырла», - дидем. Салават «Аллага шөкер!» җыры белән 16-20 ел буе концертын башлап йөрде.
Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: "Шәһри Казан"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк