Салават Фәтхетдинов сәнгать өлкәсендә читкә тайпылу бар дип саный
(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сәнгать өлкәсендә читкә тайпылу бар, ди. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә...
(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сәнгать өлкәсендә читкә тайпылу бар, ди. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
“Сәнгать өлкәсендә бүген ничектер читкә тайпылу бар. Саф татар моңына соңгы вакытта илебез кытлык кичерә. Башта рус эстрадасына гына ияреп барабыз микән дип уйлаган идек, хәзер Европа, башка илләр юнәлешенә кереп киттек. Бүген сәнгатьтә кризис дип әйтергә ярый микән аны, дөрес якка үзгәрмәү микән - ничек дип тә аңлата белмим, әмма нидер дөрес түгел. Әлбәттә, замана җиле үзенекен итә. Мода бит 10, 20 елдан соң кире әйләнеп кайта, сәнгатьтә дә шулай ул”, – диде Салават Фәтхетдинов.
Мэтр һәр нәрсәнең тәртибе гаиләдән башлана дип саный.
“Студентларыма да аңлатам: һәр милләтнең үз моңы, үз йөзе булырга тиеш дим. Үзегез беләсез, интернет заманы - нәрсә начаррак, шул балаларга йогынты ясый. Шуңа күрә, иң беренче, тәртип өйдә булырга тиеш. Әти-әни бирә алмаган дөрес юнәлешне илдән сорарга ярамый. Шуңа күрә мин һәр ата-анага мөрәҗәгать итәм. Өйләрендә балалары, оныклары белән тәртип салсыннар. Шул вакытта сәнгатьтә дә, башкасында да, илдә дә тәртип була”, – диде җырчы.
Искәртеп үтик, “Татар-информ” Салават Фәтхетдиновның гаиләсендә тәртип сала алмаган кешенең илдән тәртип сорарга хакы юк дигән фикерен дә язган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк