Логотип
Хәбәрләр

Салават Фәтхетдиновка мактаулы исем бирелде

Бу хакта үзенең Инстаграм челтәрендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин хәбәр итте. Бүген мәдәният хезмәткәрләре көнендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка “Башкортстанның халы...

Бу хакта үзенең Инстаграм челтәрендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин хәбәр итте.

Бүген мәдәният хезмәткәрләре көнендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка “Башкортстанның халык артисты” исеме бирелде. Бу хакта үзенең Инстаграм челтәрендәТатарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин хәбәр итте.

«Ниһаять! Салават та Башкортстанның халык артисты булды! Котлыйм дустымны, якташымны! Күптән көткән идем! Кем кем, мәгәр Салават лаек та лаек инде бу югары исемгә! Дөрес әйтәмме? Әллә ялгышаммы? Ничек уйлыйсыз?» – дип язган Роберт Миңнуллин үзенең Инстаграм челтәренә.

Халык шагыйре «Татар-информ»га җырчының бу исемгә күптәннән лаек булуын әйтте. «Салаватның дәрәҗәле исемгә лаек булуын Уфадан танышларым хәбәр итте. Бик күңелле яңалык, җырчы әлеге югары исемгә лаек. Ул бүгенге көндә Башкортстан халкына хезмәт итә, тамашачыларын моңлы җырлары белән сөендерә. Ике республиканы бер итеп йөри, Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык җепләрен ныгыта. Алай гына да түгел, бөтен дөньяга татар җырларын ирештерә», ‒ диде ул.

Роберт Миңнуллин фикеренчә, «Халык артисты» исемен сәләт, эшләгән хезмәт һәм кылган гамәлләргә карап тапшыралар. «Салават Фәтхетдиновның тормыш юлы иҗат белән бәйле. Аның дәрәҗәле исемнәре бик күп. Тик аның үз исеме иң зурысы. Салават исеменең дәрәҗәсе барлык бөек, мактаулы исемнәрне дә каплап китә», ‒ диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021