Салават Фәтхетдинов авыл мичендә коймак пешереп кунакларны сыйлады
Кичә Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Яшел Үзән районында булды.
Кичә Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Яшел Үзән районында булды. Ул Мулла Иле, Төньяк Норлат һәм Исак авыллары белән танышты. Ул «Татар авылы» этнографик комплексында авыл мичендә коймак та пешереп карады. Бу хакта Яшел Үзән районының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төньяк Норлат Мәдәният сараенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган концерт узды. Бәйрәмгә Салават Фәтхетдинов та кушылды. Авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, ул тамашачыларга үз репертуарындагы популяр композицияләрне бүләк итте.
Аның сүзләренчә, Татарстан зур тизлектә үсеш кичерә, моны гади күз белән дә күрергә мөмкин. «Мин илебезнең күп кенә төбәкләрендә гастрольләрдә булам һәм һәрвакытта да безнең Татарстаннан да яхшырагы юк икәнлегенә инанам», – дип искәртте җырчы.
Салават Фәтхетдинов Исак авылында «Зөләйха күзләрен ача» сериалының кайбер эпизодлары төшерелгән «Татар авылы» этнографик комплексы белән танышты.
Этнографик комплексның җитәкчесе Миңнедамир Камалетдинов артист өчен экскурсия оештырды. Салават Фәтхетдинов авыл мичендә коймак пешереп кунакларны сыйлады.
Чыганак һәм фотолар: Татар-Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк