"Салават күпере" микрорайонында 255 фатирлы йорт тапшырылды

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Бүген Казанда "Салават күпере" микрорайонында 255 фатирлы 18 катлы йорт тапшырылды. Күп балалы гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр бүген фатирлы булдылар.
Нурихан Фәттах ур., 17/4 адресы буенча урнашкан йорт 17-нче булды. Комплексның беренче чираты барлыгы 22 йорттан тора (6426 фатир), дип хәбәр ителә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы сайтында.
Тантаналы чарада төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының эшләрне кабул итү һәм финанслау идарәсе җитәкчесе Владимир Никифоров, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Наил Минвәлиев катнашты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 март 2023 - 11:16
-
22 март 2023 - 15:43
-
22 март 2023 - 10:02
-
20 март 2023 - 14:19
-
18 март 2023 - 14:21
-
17 март 2023 - 09:26
-
16 март 2023 - 16:40
-
16 март 2023 - 13:36
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте