Салаваттан үз сүзләре өчен гафу үтенүен таләп итәләр
Популяр җырчы, татар эстрадасының мэтры Салават Фәтхетдиновны концерт вакытында сөйләгән урынсыз мәзәге өчен тәнкыйтьлиләр һәм оятсыз сүзләре өчен гафу үтенүен таләп итәләр. Мәзәкнең эчтәлеге мондый:...
Популяр җырчы, татар эстрадасының мэтры Салават Фәтхетдиновны концерт вакытында сөйләгән урынсыз мәзәге өчен тәнкыйтьлиләр һәм оятсыз сүзләре өчен гафу үтенүен таләп итәләр.
Мәзәкнең эчтәлеге мондый: «Бер хатын-кыз мулла янына килеп, сорау бирә: «Иремә хыянәт иткән өчен миңа нинди җәза була?» Мулла хатынга җавап кайтара, имеш, кем белән хыянәт итүгә карап... Әгәр дә көтүче белән хыянәт итсәң 3 көн тәмугъ утында янасың, тракторчы белән – бер атна, түрәләр белән бер ай. Хатын исә дин әһеленнән Мулла белән хыянәт итү турында кызыксынган. Тегесе хатынга төрттереп: «Син бигрәк хәйләкәр, туры гына оҗмаһка керергә ниятлисең!» – дип җаваплаган.
«Вакыф» хәйриячелек фонды генераль директоры Рөстәм хәзрәт Хәбибуллин сүзләренчә, бу мәзәк дин әһелләрен мыскыл итә һәм халыкның аларга ышанычын бетерә.
Мөселман дин хәзмәтчеләре бүгенге шартларда татар үзаңының сагында торучылар […]. Руханилар турында сөйләгән мәзәк Сезне, татар мәдәниятенең күренекле вәкиле буларак, бер дә бизәми! – дип кисәтә җырчыны Рөстәм Хәбибуллин.
Салават Фәтхетдиновның исә бу мәсьәләгә үз карашы бар. Видеоны карагыз.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @salavat_fatkhutdinov_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
Комментарий юк