Логотип
Хәбәрләр

«Сәнгать аша – Җиңүгә!» – «Театр: сугыш чоры»

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына Татарстан Милли музее белән берлектә әзерләнгән «Сәнгать аша – Җиңүгә» дип аталган яңа сәхифәнең киләсе язмасын тәкъдим итәбез. Әлеге санда сугыш елларында дөнья күргән спектакльләр белән танышырбыз, милли музей фондларында саклана торган фотоларны барларбыз.

Сугыш башлангач, татар театрлары Казан госпитальләре сугышчыларына актив хезмәт күрсәтә, актёрлар бригадалары фронт яны полосасына чыга. Күп кенә актёрлар фронтка китә. Сугыш елларында Казанга, эвакуациягә, Мейерхольд шәкерте Бебутов («Бөекбритан рогоносец» һәм «Зори» спектакльләре автордашы) килә. Камал театрында ул рус һәм чит ил классикасы ("Гроза", "Собака на сене", "Король Лир") буенча этаплап спектакльләр куя. Татар драматурглары әсәрләре буенча иҗат ителгән сугыш чоры спектакльләреннән Нәкый Исәнбәтнең «Хужа Насретдин», «Мәрьям» һәм Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» һ.б. аерылып тора. Татар театрының сугыш елларында чыгарган спектакльләре белән дә таныштырып үтәсе килә.

1941 нче ел:

 4 нче июль – “Профессор Мамлок”, Ф.Вольф

18 нче июль – “Безнең шәһәр егете”, К.Симонов

26 нчы июль – “Таймасовлар”, Т.Гыйззәт

30 нчы октябрь – “Идегәй”, Н.Исәнбәт

12 нче ноябрь – “Наёмщик”, Т.Гыйззәт

1942 нче ел:

16 нчы гыйнвар – “Габбас Галин”, Ш.Камал

31 нче гыйнвар – “Мәйсәрәнең хәйләсе”, Х.Ниязи

3 нче апрель – “Тукай”, Ә.Фәйзи

25 нче апрель – “Печән өстендә эт”, Лопе де Вега

17 нче октябрь – “Рус кешеләре”, К.Симонов

1943 нче ел:

12 нче гыйнвар – “Мәрьям”, Н.Исәнбәт

23 нче март – “Орджоникидзе”, Н.Брагин

18 нче май – “Ялкын”, Т.Гыйззәт

1944 нче ел:

1 нче гыйнвар – “Җирән чичән”, Н.Исәнбәт

15 нче март – “Яшенле яңгыр”, А.Островский

27 нче апрель – “Миңлекамал”, М.Әмир

17 нче май – “Хаҗи әфәнде өйләнә”, Ш.Камал

21 нче май – “Үги кыз”, А.Әхмәт

16 нчы июнь – “Аталар яшьлеге”, А.Горбатов

18 нче ноябрь – “Банкрот”, Г.Камал, “Король Лир”, В.Шекспир

1945 нче ел:

24 нче октябрь – “Каюм Насыйри”, М.Гали, Х.Уразиков

28 нче декабрь – “Тапкыр егет”, Д.Аппакова

Татар сәхнә мәдәниятенең күренекле вәкилләрен тулысынча юк итү, конфликтсыз драматургияне театр практикасына кертү, бердәнбер эстетик модель – көнкүреш тормышчан моделенә юнәлү хөкем сөргән еллар. 1940-50 нче еллар чигендә, театр тамашачыны югалта башлагач, театр асылына кайта башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021