Сарманда Әбүзәр Габдрахмановның иҗат күргәзмәсе ачылды
Рәссам күргәзмәгә килгән укучыларны, сәнгать мәктәбе укытучыларын үзенең хезмәт җимешләре, иҗат алымнары белән таныштырды. Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда Азалак авылын...
Рәссам күргәзмәгә килгән укучыларны, сәнгать мәктәбе укытучыларын үзенең хезмәт җимешләре, иҗат алымнары белән таныштырды.
Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда Азалак авылында туып-үскән, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, эшләре Украина, Грузия, Үзбәкстан, Россия шәһәрләре күргәзмәләре коллекциясенә кертелгән Әбүзәр Габдрахмановның иҗат күргәзмәсе ачылды, дип яза җирле басма.
“Тугам ягым табигате” дип исемләнгән картиналар коллекциясендә - район, Азалак авылының табигате. Аларга күз ташлау белән якын, кадерле урыннарны бик тиз танып аласың. Күргәзмәне ачу тантанасына рәссамның рәсем буенча беренче укытучысы Антипов Марс Семенович та килгән иде. Ул укучысы белән бәйле якты истәлекләрен барлады. Музей директоры Дания Кәшипова, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов рәссам иҗатына югары бәяләрен бирделәр. Әбүзәр Габдрахманов күргәзмәгә килгән укучыларны, сәнгать мәктәбе укытучыларын үзенең хезмәт җимешләре, иҗат алымнары белән таныштырды. Әбүзәр Габдрахмановның картиналар күргәзмәсе район музеенда 20 майга кадәр дәвам итә. Керү - ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк