«Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланырга нәкъ 1 ай вакыт калып бара
Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк профессиональ осталар катнаша ала.
«Саумы, Казан!» конкурсына гаризалар 20 июльгә кадәр кабул ителә. Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән декоратив-гамәли сәнгать осталары арасында уздырылучы «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланырга нәкъ 1 ай вакыт калып бара. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк профессиональ осталар катнаша ала. Игътибар үзәгендә – борынгы Казан мифлары һәм риваятьләре. Бәйгедә катнашу өчен 2024 елның 20 июленә кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына "Саумы, Казан!” конкурсына» тамгасы белән конкурска тәкъдим ителәчәк эшнең фотосы белән гариза юллап өлгереп калыгыз! Конкурс эшләренең 2024 елдан да иртәрәк ясалмавы шарт, саны буенча чикләүләр юк. Катнашучы конкурска тәкъдим иткән эшнең авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли. Тулырак Вконтактедагы төркемдә.
Казан Мэриясе, Милли тг-каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк