Сергей Марков: Татарстан электрон системаларны актив кертеп, алдынгы булды
Татарстан сайлауда электрон системаларны актив кертеп, башка төбәкләр арасында лидер санала. Сәясәт белгече, РФ Үзәк сайлау комиссиясенең фәнни-эксперт советы әгъзасы Сергей Марков бердәм мәгълүмат үз...
Татарстан сайлауда электрон системаларны актив кертеп, башка төбәкләр арасында лидер санала. Сәясәт белгече, РФ Үзәк сайлау комиссиясенең фәнни-эксперт советы әгъзасы Сергей Марков бердәм мәгълүмат үзәгендәматбугат конференциясендәшулай дип белдерде.
“Татарстан гражданнарының үз сәяси позициясен белдерү мөмкинлеге бар. Электрон системалар актив кертелгән. Татарстан бу яктан традицион рәвештә Россиянең башка төбәкләрен уздыра. Күп төбәкләр сезгә лидер буларак карый”, - диде Марков.
Ул Татарстанда сайлауда тавыш бирү процессы югары дәрәҗәдә оештырылганын билгеләп үтте. “Биектауда сайлау участокларында булдык. Барысы да тыныч, сайлаучылар акрынлап килә. Сайлауның төп дулкыны – бакчага китәр алдыннан иртән һәм бакчадан кайткач кич дип уйлыйбыз”, - диде.
Сүз уңаеннан, Сергей Марков Биектауда 108 яшьлек кеше тавыш биргәнен искәртте.
Сергей Марков үзе барган участокларда барлык төп парламент партияләреннән күзәтүчеләр булганын әйтте. “Без булган җирләрдә кисәтүләр, шикаятьләр булмады”, - диде.
Бу хакта тулырак:tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк