Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Россия Фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Оборона министрлыгы инспекторлар идарәсе генераль инспекторы Мәхмүт Гәрәевне ...
Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Россия Фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Оборона министрлыгы инспекторлар идарәсе генераль инспекторы Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлеге белән котлады һәм аңа Александр Невский орденын тапшырды. Бу хакта хәрби ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Президенты Владимир Путин үз указы белән Мәхмүт Гәрәевне илнең оборона сәләтен ныгытудагы һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләде.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, генерал актив рәвештә эшләвен дәвам итә. Ул галим һәм публицист буларак чыгыш ясый, Хәрби фәннәр академиясе белән уңышлы идарә итә.
- Мәхмүт Гәрәев, Бөек Ватан сугышында хәрби түрә буларак, өч фронтта – Көнбатыш, 3нче Белоруссия һәм 1нче Ерак Көнчыгыш фронтларында сугыша. Берничә тапкыр яралана һәм контузия ала. Сугыштан соң хезмәтен армиядә дәвам итә, алты локаль сугышта һәм хәрби бәрелешләрдә катнаша. Аерым алганда, Мисырда 1970-1971 һәм Әфганстанда 1989-1990 елларда баш хәрби киңәшче була. 1984 елдан СССР Хәрби Көчләре Генераль штабы җитәкчесе урынбасары вазифасын били. 1992 елда отставкага чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк